Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 апрель 2018, 12:19

Алимент буенча бурычны түләү мотлак

Алиментлар буенча бурычларны түләтү буенча эш аның югары социаль әһәмияте белән бәйле һәрвакыт суд приставларының аерым контролендә тора. Кызганычка каршы, кешеләрнең үз балаларына карата җавапсыз мөнәсәбәте проблемасы көнүзәк булды һәм шулай булып кала. Бурычлыларның күбесе баласы һәм аңа ярдәм итү зарурлыгы турында суд приставларының берничә тапкыр мөрәҗәгать итүеннән соң гына исенә төшерә. Алар җаваплылык тоймаган алимент түләүчене үз бурычларын үтәргә мәҗбүр итә. Мондый очракта төрле ысуллар, хәтта җинаять җаваплылыгына тарттыру да кулланыла.

РФ Җинаять кодексы 157 статьясының яңа редакциясенә ярашлы, административ җаваплылык турындагы карар закон көченә кергән көннән ике ай үтүгә суд карары буенча тиешле алимент суммасын түләмәгән очракта җинаять җаваплылыгы карала. Җаваплылыкка тарттырылганнарның күбесе моны аңлап эшкә урнаша, рәсми хезмәт хакы ала һәм тыныч юл белән килешә. Әмма теге яки бу җаваплылыктан кача алыр дип уйлаучылар да бар. Әмма алар ялгыша. Мәсәлән, районда яшәүче ханым балигъ булмаган баласын карауга алимент түләүдән читләшкән өчен дүрт ай төзәтү эшләренә җәлеп ителде. Хатын берничә ел инде 2011 елгы улын карауга айлык түләүдән баш тарта. Бүгенге көндә балалар алдындагы бурыч 190 мең сумнан артык тәшкил итә. Хатын алимент түләүдән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгән иде инде. Ул вакытта аңа 100 сәгать вакытка мәҗбүри эш төрендә җәза тәгаенләнде. Әмма ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган.

Үтәтү эше барышында гамьсез ана суд пристав-үтәтүчесенең халыкны эш белән тәэмин итү органнарына исәпкә кую турында таләпләренә игътибар бирмәде, билгеләнгән очрашулардан читләште. Суд приставына закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләр көчендә бурычлы хатынга карата алиментлар түләүдән усал нияттә читләшкән өчен җинаять эше кузгатылды.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, алимент түләүнең вакыты үтми. Балага алимент балигъ булганга кадәр чорда түләнмәсә, алар бурычлы өстендә гомере буе калачак. Суд пристав-үтәтүчесе бурыч тулысынча түләтелгәнгә кадәр алимент түләргә тиешле граждан белән эшләячәк.

Русия федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе суд карары буенча балигъ булмаган балаларын карауга средстволар түләргә бурычлы гражданнарны бурычларын онытмаска чакыра. Бу сезнең гражданлык һәм ата-ана бурычы.

Урал ӘМИНЕВ, бүлек начальнигы - Русия федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы

Стәрлебаш районы буенча өлкән суд приставы.

Читайте нас: