Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 февраль 2018, 11:46

Алдакчылар тик ятмый, картадан акча урлый

Фәнни-техник прогресс безне әйләндереп алган дөньяга рәхимсез килеп керә. Чынбарлыктагы аралашу виртуаль аралашу белән алышына. Кибеттән товар сатып алуны Интернет-кибет алыштыра, түләүләр һәм башка акча эшләре өйдән чыкмыйча башкарыла. Акча янчыкларында без хәзер кулакча йөртмибез диярлек, күбесенчә банк карталарыннан файдаланабыз.

Җинаятьчел дөнья да вакыт белән бергә атлый, һәм һәркайсыбызга көн саен мошенниклар белән очрашу куркынычы яный. Кызганычка каршы, мондый җинаятьләрне ачу статистикасы да зур түгел. Әйтик, 2017 елда безнең бүлектә банк карталарыннан акча урлау фактлары буенча 11 җинаять эше туктатылды.

Дистанцион урлашуларның классик схемаларыннан мисаллар китерәсе килә.

Сез шикле интернет-кибеттә бәясе якындагы кибет киштәсендәгедән түбәнрәк булган товар күрдегез. Акчагызны банк исәбенә күчердегез, әмма сезгә товар килмәде, СМС-хәбәрләргә җавап бирмиләр. Сез страховкаланырга карар итәсез һәм товарны китереп бирүне гарантияләүләрен үтенәсез, нәтиҗәдә мошенник паспорт күчермәсен җибәрә, ә ул мотлак рәвештә аныкы түгел, һәм шуның белән килешүгә ышаныч яулый.

Сезгә якын туганнарыгыздан кемнеңдер бәлагә очравы турында СМС-хәбәр килә, телефон номеры таныш түгел. Кагыйдә буларак, хокук саклау органнары белән мәсьәләне акчалата хәл итәргә вәгъдә бирәләр, сез банкоматка йөгерәсез һәм алдакчыларга акча күчерәсез.

Сатуга автомобиль яки башка товар куясыз ди. Товар охшаган сатып алучы шалтырата һәм аны сатып алырга теләвен әйтә. Аннары аванс күчерү өчен сезнең счет номерын әйтүегезне үтенә. Сез шатланып банк картасының номерын әйтәсез һәм үзегезгә аңлашылмаган саннар белән СМС-хәбәр аласыз, сатып алучы аны да әйтүегезне үтенә. Килешүгә ышаныч аңыгызны томалый һәм банк картасына керү коды алдакчылар кулына эләгә, һәм сезнең счеттан барлык акча тиененә кадәр юкка чыга.

Сез Интернетта түләү эшләре башкарганда оригиналга охшаш сайт күрәсез һәм аңа кереп бармаклар белән 1-2 хәрәкәт ясауга... түләү башкарала. Әмма акчаның счеттан кирәкле урынга китмәвен белеп гаҗәпләнәсез. Сез күчермә-сайт төзеп сезнең игътибарсызлыктан файдаланган алдакчының корбаны буласыз.

Шулай ук сез вирус программасы кертү юлы белән телефоныгызга үтеп кереп, банк картасы аңа бәйле булган очракта акчагызны счеттан алучы хакер хөҗүме корбаны булуыгыз мөмкин.

Моннан тыш, телефон номерын алыштырып, аңа банк картасының бәйле булуын оныткан очракта да банк картасыннан урлашулар еш очрый. Номерны берникадәр вакыттан соң оператор яба, аны башка кешегә бирәләр, ул сезнең хезмәт хакының, пенсиянең бәхетле иясенә әверелә.

Дистанцион алдакчылардан тыш, гражданнар төрле хезмәтләр хезмәткәрләре, могҗиза-техника, искиткеч савыктыру үзлегенә ия медицина препаратлары сатучы дип фатирлар буйлап йөрүче алдакчылар турында да онытмаска кирәк. Исегездә тотыгыз! Уяулык күрсәтүегез сезгә акчаларыгызны саклап калырга ярдәм итәр.

Илшат ХӘМИДУЛЛИН, Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлегенең полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.

Читайте нас: