Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
30 гыйнвар 2018, 11:35

Бергәләп эшләү зарур

Шушы көннәрдә район хакимиятендә район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров рәислегендә наркотикларга каршы тору буенча комиссия әгъзалары үткән елга йомгаклар ясарга һәм киләсе елга эш юнәлешләрен билгеләргә җыелды.

Катнашучылар алдында беренче булып Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлеге начальнигы И.С.Кулсарин чыгыш ясады. Ул районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше торышы һәм наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр чыганакларын ачыклау һәм юк итү буенча эш йомгаклары турында сөйләде. 2017 елда Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан судка ике җинаять эше җибәрелде. Район территориясендә наркоҗинаятьләрне кисәтү һәм ачыклау өчен «Наркозаслон», «Мәк», « Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» оператив-кисәтү операциясе үткәрелде. Шулай ук наркотиклар куллануга яшерен пропагандалаучы һәм чакыручы интернет-ресурслар эшчәнлеген ачыклау эше бара. Каралган чорда өч наркотикларга бәйле сайтларга карата тиешле чаралар кабул ителде. «Каннабис» наркотик матдәсен куллануның өч факты ачыкланды, РФ КоАП 6.9 статьясы буенча административ протоколлар төзелде. Стәрлебаш, Елембәт, Яшерган авыл биләмәләре территорияләрендә гомум мәйданы 1020 квадрат метр булган өч кыргый киндер чыганагы юк ителде.

Артабан җыелучылар алдында Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы мөдире вазыйфасын башкаручы Л.Ф.Рәхимкулова чыгыш ясады. Ул колледж укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм наркотиклар куллануга каршы тору буенча үткәрелгән чаралар турында җентекле сөйләде.

Бүгенге көндә балигъ булмаганнар арасында начар гадәтләргә каршы көрәштә төп бурыч - аларның ялын оештыру. Бу юнәлештә төрле чаралар, спорт ярышлары, акцияләр, конкурслар үткәреп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, балаларны кызыксындырырга тырышучы авыл биләмәләре башлыкларының, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең эшен билгеләми мөмкин түгел. Хәлекәй, Яңгырчы, Яшерган авыл биләмәләре башлыклары Ф.Ә.Баһаветдинов, И.Ф.Садриева, Н.В.Гыймазов наркотиклар куллануга каршы тору буенча программаларны үтәү өчен үзләренең авыл биләмәләрендә нәрсәләр эшләнүен сөйләде.

Аннары агымдагы елга комиссиянең эш планнары турында катнашучыларга наркотикларга каршы комиссия секретаре, яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Р.Р.Әбүләев сөйләде. Прокурор ярдәмчесе В.С.Архаткин наркотик матдәләр куллануны пропагандалаган сайтларны блокировкалау буенча берлектәге эшне дә планга кертергә тәкъдим итте.

Үсмерләр бәйләнештә булган әйләнә-тирәне сәламәтләндерү буенча эш тә балаларга һәм үсмерләргә наркотикларга каршы тәрбия бирүдә беренче чираттагы бурыч булып тора. Бу барыннан да элек гаилә, яшьтәшләре, мәктәп. Кисәтү эшенең никадәр дөрес оештырылуына балаларның, яшьләрнең сәламәтлеге һәм гомере бәясенә торган нәтиҗә бәйле.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров комиссия эшенә йомгак ясады. Авыл яшьләренең зарарлы гадәтләргә вакыты калмасын өчен аларны мәдәни-спорт чараларына, физкультура занятиеләренә җәлеп итү зарур, дип билгеләде ул. Бу эшне бергәләп башкарырга кирәк, шунда гына нәтиҗәләре уңай булачак.

Лиана ЯРМИЕВА.

Читайте нас: