Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 гыйнвар 2018, 11:59

Спиртлы эчемлекләрне законсыз саткан өчен җәза катгыйланды

Халыкның сәламәтлеген саклау - хокук саклау органнары өчен иң мөһим бурычларның берсе, һәм үткән елда безнең Стәрлебаш районы бүлеге тарафыннан көн саен бу юнәлештә эшләр алып барылды.

Статистика буенча җинаятьләрнең яртысы диярлек исерек хәлдә булган кешеләр тарафыннан кылына. Алкоголь продукциясе, закон тарафыннан чикләүләр кабул ителүгә карамастан, исерткеч эчемлекләрне законсыз сату белән шөгыльләнүчеләрдән сатып алына. 2017 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан әлеге өлкәдә хокук бозган өчен РФ административ кодексының төрле статьялары буенча 39 административ хокук бозу ачыкланды. Судлар тарафыннан гомум суммасы 67 мең сумлык штрафлар салынып түләтелде. 1737 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән тартып алынды. Кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән спиртлы эчемлекләр саткан өчен РФ Җинаять кодексының 238 статьясы буенча ике җинаять эше кузгатылды.

Алкоголь продукциясен законсыз саткан өчен бер үк кешеләрнең берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуы аеруча борчу тудыра. Бу уңайдан халыкта эчке эшләр органнары эшчәнлеген бәяләүдә төрле фикер туа. РФ законнарында үзгәрешләр белән бәйле, 2017 елның 26 июленнән алкогольне кабаттан законсыз саткан өчен РФ Җинаять кодексының 171.4 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы һәм 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

Үткән ел район территориясендә халыкка спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән такси йөртүчеләр ачыкланды. Бу «сервис» алкоголь продукциясен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкның өенә китереп бирү белән шөгыльләнгән.

Исерткеч эчемлекләр сатучылар белән эш быел да актив дәвам итте. Ел башыннан спиртлы эчемлекләрне законсыз сату белән бәйле дүрт административ хокук бозу ачыкланды. Гаеплеләр җавапка тарттырылачак.

Илшат ХӘМИДУЛЛИН,

Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлегенең полициянең участок вәкилләре бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.
Читайте нас: