Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
26 гыйнвар 2018, 11:48

Хезмәткә түләү буенча бурычлар булырга тиеш түгел

2017 елның ноябрь-декабрендә район прокуратурасы тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән “Кабакуш”, “Арслан”, “Правда” агрофирмасы” җәмгыятьләре эшчәнлегенә тикшерү үткәрелгәндә хезмәткәрләр алдында хезмәт хакын түләү буенча гомум суммасы 1703000 сумнан артыграк бурыч булу факты ачыкланды.

Прокуратура инициативасы буенча югарыда әйтелгән оешмалар җитәкчеләре РФ КоАП 5.27 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылды, аларга 2 меңнән 10 меңгә кадәр штраф салынды.

Судка хезмәткәрләре файдасына хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында 108 дәгъва гаризасы җибәрелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде, гражданнар алдында хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмендә каплатылды.

Вадим ЮЛДАШЕВ,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: