Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 гыйнвар 2018, 11:06

Мировой суд үткән елга йомгак ясады

Мировой судка кешеләр ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә? Үткән елда Стәрлебаш районы суд участогының эш нәтиҗәләре нинди? Мировой судья А.В.Галиев белән безнең интервью шул турыда.

- Азамат Владимирович, суд участогының эш нәтиҗәләре нинди?

- Үткән ел каралган җинаять һәм гражданлык (административ) эшләре санының берникадәр артуы белән билгеләнде. Отчет чорында 119 җинаять эше тәмамланды, алар 2016 елга караганда тугызга күбрәк, 1715 гражданлык эше каралды (+146 эш). Административ хокук бозулар турында каралган эшләр саны, киресенчә, 241гә кимеде һәм 917 эш тәшкил итте.

- Күбрәк нинди җинаять эшләре каралды?

- Каралган җинаять эшләренең гомум саныннан 23% балигъ булмаган балаларын карауга алимент түләү турында суд карарын үтәмәгән (РФ Җинаять кодексының 157 статьясы, 1 бүлеге) кешеләргә карата эшләр тәшкил итте. Барлык бу гаеплеләр хөкемгә тарттырылды һәм төзәтү эшләренә җәлеп ителде, берсе - ирегеннән мәхрүм ителде. Алтысына җәзадан читләшкән өчен төзәтү эшләре җәзаны колониядә үтү белән ирегеннән мәхрүм итүгә алыштырылды.

Үтерү белән янау турында эшләр (РФ Җинаять кодексының 119 статьясы, 1 бүлеге) 23% тәшкил итте. Әлеге эшләр буенча җәлеп ителгән кешеләрнең күпчелеге мәҗбүри эшләтү һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү кебек җинаятькә тарттырылды. Хөкем ителгәннәрнең берсе бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.

- Билгеле булуынча, исерек хәлдә транспорт чарасына кабаттан идарә иткән өчен закон тарафыннан җинаять эше каралган. 2017 елда мондый эшләр каралдымы?

- Административ җаваплылыкка, ә кайберләре хәтта транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылуларына карамастан, шундый ук хәлдә кабаттан руль артына утырган машина йөртүчеләргә карата (РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы) җинаять эшләре карады. Мондый эшләр барлык эшләрнең 19%ын тәшкил итте. Җинаять җаваплылыгына тарттырылган 24 машина йөртүченең барысы да хөкем ителде, аларның икесе бер елга кадәр вакытка ирегеннән мәхрүм ителде. Русия Федерациясе Җинаять кодексына ярашлы, бер ел ярымнан өч елга кадәр вакытка транспорт чарасы белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү төрендә өстәмә җәза билгеләнде.

Мәсәлән, гражданин З. моңа кадәр РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча җинаять кылган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булса да, янә исерек хәлдә автомобильгә идарә иткән. Суд карары белән аңа карата шартлы хөкем гамәлдән чыгарылды һәм өч елга транспорт чарасына идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән бер елга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләнде.

- Каралган җинаять эшләренең бер өлеше урлашуларга, сәламәтлеккә төрле дәрәҗәдә зыян китерүгә туры киләдер...

- Торакка законсыз рәвештә үтеп керү фактлары буенча (РФ Җинаять кодексының 139 статьясы 1 бүлеге) 13 җинаять эше каралды (икесе ирегеннән мәхрүм ителде). Мәсәлән, элек күп тапкырлар ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза үткән, исерек хәлдә булган гражданин В. таныш хатыны белән очрашу һәм исерткеч эчү ниятендә аның өенә килә. Әмма ишекнең бикле икәнлеген күреп, усал нияттә, законсыз рәвештә, РФ Конституциясе гарантияләгән торакның кагылгысызлыгы хокукын бозып, икенче ишек аша өйгә керә. Өйгә кергәч ул шикәр тутырылган алюминий фляганы таба һәм аны урлый. Суд карары белән В. ике җинаять кылуда (торакка законсыз үтеп керү һәм урлашу) гаепле дип танылды һәм шартлы рәвештә ун айга ирегеннән мәхрүм ителде.

Сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү факты буенча (РФ Җинаять кодексының 112 статьясы, 1 бүлеге) ун эш (бишесе хөкем ителде), урлашу факты буенча (РФ Җинаять кодексының 158 статьясы, 1 бүлеге) - 9 (барысы да хөкемгә тарттырылды), законсыз урман кисү факты буенча (РФ Җинаять кодексының 260 статьясы, 1 бүлеге) - дүрт эш каралды. РФ Җинаять кодексының 260 статьясы 1 бүлеге буенча хөкем ителгәннәрнең өчесенең суд карары буенча җинаять кораллары конфискацияләнде.

Шуның белән бергә суд тикшерүе йомгаклары буенча төрле нигезлек буенча 27 кешегә карата, шул исәптән хөкем ителүченең зыян күрүче белән килешүе белән бәйле - 20 җинаять эше туктатылды.

- Азамат Владимирович, гражданлык эшләре буенча нәрсә күбрәк судка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора?

- Әлеге категория каралган эшләргә килгәндә, аларның күпчелек өлешен кредитлар һәм займнар буенча бурычларны түләтү турында дәгъвалар - 707 эш (41%), шулай ук салымнар буенча бурычларны түләтү - 424 эш (25%), коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләтү - 330 эш (19%) тәшкил итә.

Микрокредит компанияләренең гражданнарга кыска вакытка (бер айга кадәр) төзелгән микрозайм килешүләре буенча гаризалары (дәгъвалары) буенча эшләр саны аеруча артты. Займны файдаланган өчен процентлар мондый килешүләр буенча көненә 2%ка җитә (еллык 730%), ә төп бурыч ун тапкырга диярлек артыгракка барып җитә.

Чыгарылган карарлар һәм суд боерыклары буенча юридик берәмлекләр һәм физик шәхесләр файдасына 43 миллион сумнан артыграк түләтелде. Салымнар буенча - 2 миллион сумнан артыграк, урындагы бюджет файдасына дәүләт пошлинасы - 174 мең сум. Судка гариза биргәндә 730 мең сумлык дәүләт пошлинасы түләтелде.

Исерек хәлдә транспортка идарә иткән өчен (РФ КоАП 12.8 статьясы 1 һәм 3 бүлекләре) һәм медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен (РФ КоАП 12.26 статьясы 1 һәм 2 бүлекләре) 113 машина йөртүче административ хокук бозу турында эшләр буенча җаваплылыкка тарттырылды. Бу үткән елга караганда 72гә кимрәк. 2017 елда мондый категория эшләр туктатылмады.

Алимент түләмәгән өчен (РФ КоАП 5.35.1 статьясы 1 бүлеге) 14 кеше җәлеп ителде. Аларның барысы да мәҗбүри эшләтү турында хөкемгә тарттырылды.

- Азамат Владимирович, административ хокук бозулар өчен суд тарафыннан нинди җәзалар билгеләнде?

- 196 кеше (өченче елга карата -42) административ арестка алынды, 197 кеше (- 40) мәҗбүри эшләргә җәлеп ителде, 409 кешегә (- 169) штраф түләтелде, 99 кеше (-72) транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Административ хокук бозулар турында барлык эшләр буенча штрафларның гомум суммасы 3 миллион 433 мең сум тәшкил итә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: