Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 гыйнвар 2018, 11:37

Ялган теркәлү белән шаярырга ярамый

Чагыштырмача күптән түгел Русия Федерациясе Җинаять кодексы күчеп килгән яки яшәү урыны буенча Русия Федерациясе гражданинын ялган теркәгән өчен, шулай ук чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган кешене ялган теркәгән өчен җинаять җаваплылыгы һәм күчеп килгән урын буенча чит ил гражданын яки гражданлыгы булмаган кешене исәпкә ялганлап кую өчен җаваплылык билгеләнгән 322.2, 322.3 статьялары белән тулыландырылды.

Югарыда әйтелгән җинаятьләр зур булмаган авырлыктагы җинаятьләргә керә, димәк, мондый кылыклар өчен иң катгый җәза булып өч елга кадәр вакытка иректән мәхрүм итү тора. Иректән мәхрүм итүгә альтернатива – 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә яки өч елга кадәрге чорга хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә өч елга кадәрге вакытка мәҗбүри эшләтү.

Кызганычка каршы, безнең районда да бу өлкәдә закон бозу факты теркәлгән. Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлегенең тәүтикшерү бүлеге төркеме тарафыннан 2017 елның ноябрендә Күндерәк авылында урнашкан өй хуҗасы, Русия Федерациясе гражданына карата РФ Җинаять кодексының 322.2 статьясы буенча җинаять эше кузгатылды. 2015 елның декабрендә, 2016 елның июлендә һәм 2017 елның февралендә ул Русия Федерациясендә яшәү урыны буенча, төгәлрәге ул үзенең Күндерәк авылындагы өендә Таҗикстан Республикасыннан ике гражданны ялган теркәгән. Ул үзе авылда яшәмәгән (гаиләсе белән Салават шәһәрендә яшәгән). Өй буш торган, анда электр һәм газ өзелгән булган. Таҗикстан Республикасы гражданнары да теркәлгән урын буенча яшәмәгән, яшәргә җыенмаган да. Алар да Салаватта яшәгән һәм шунда хезмәт эшчәнлеге алып барган. Әлеге очракта гражданка үзенең аңлы рәвештәге гамәлләре белән миграция хезмәтен әлеге гражданнар тарафыннан миграция исәбе кагыйдәләрен үтәүне һәм аларның безнең ил территориясендә яшәвен контрольдә тоту мөмкинлеген юкка чыгарган.

Хөрмәтле район халкы! Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлеге чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган кешеләрне Русия Федерациясендә яшәү урыны буенча ялган теркәүгә юл куелырга тиеш булмавы турында кисәтә! Бу законсыз гамәл! Бу турыда исегездә тотыгыз! Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган!

Алия ХОДАЙБЕРДИНА, Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлебаш районы буенча бүлеге тәүтикшерү төркеме начальнигы.
Читайте нас: