-29 °С
Ачык
Узган елда гына шундый угрылыктан районның Югары Шәкәр, Югары Аллагуат, Сарайса, Бакый, Айдарәле авыллары һәм башка авыл биләмәләре халкы зыян күргән. Әлеге җинаятьләрне тикшергәннән соң аларны авыл халкы да, читтән килгәннәр дә кылуы ачыклана. Нәкъ соңгылары аеруча хәвеф тудыра, чөнки алар берничә җинаять кыла. Җинаятьчеләр сак эш итә, аларның кирәкле инструментлары бар, оператив-тикшерү эшчәнлеге нигезләрен яхшы белә. Полиция тарафыннан ел саен мондый төркемнәр кулга алына, әмма алар урынына шәхси гражданнар исәбенә баерга теләгән яңа угрылар килә.