Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 декабрь 2017, 13:11

Балигъ булмаганнарның торак хокукларын яклау

Агымдагы елның үткән чорында район прокуратурасы тарафыннан ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын яклау буенча эш үткәрелде.

Район прокуроры тарафыннан күрсәтелгән чорда әлеге категория гражданнарга махсуслаштырылган найм килешүе буенча санитар һәм техник таләпләргә җавап биргән уңайлыклары булган торак-биналар бирү буенча бурычларны йөкләтү турында район хакимиятенә карата судка өч дәгъва гаризасы җибәрелде. Барлык дәгъвалар буенча суд тарафыннан прокурор таләпләре канәгатьләндерелде. Суд карарларының бер өлеше закон көченә керде.

2017 елда ятим балалар исәбеннән алты кеше уңайлыклары булган торак биналар белән тәэмин ителде.

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның социаль хокукларын һәм гарантияләрен саклау өлкәсендә законнар үтәлешен күзәтү прокуратура органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Ятимнәрнең торак һәм башка хокуклары бозылган очракта кызыксындырылган кешеләргә район прокуратурасына мөрәҗәгать итү зарур.
Максим ВАЛИКОВ, район прокуроры.
Читайте нас: