"Җинаять хатасы" - Югары суд Пленумы законнарга шундый мәгънә кертергә тәкъдим итте. Карарга ярашлы, "Җинаять кодексында иректән мәхрүм итү төрендә хөкем каралмаган зур булмаган авырлыктагы җинаять" хата дип таныла. Җинаять хатасы кылган өчен җинаять җаваплылыгы булмый, судлар гаепләнүчеләргә штрафлар һәм мәҗбүри яки холык төзәтү эшләре тәгаенләячәк.
Шулай ук кеше зур булмаган авырлыкта җинаять кылса, әмма аны беренче тапкыр эшләсә һәм үтәлеп бетмәгән суд хөкеме булмаса, суд штраф билгеләп, аны җинаять җәзасыннан азат итә. Югары суд моңа кадәр зур булмаган авырлыктагы җинаять дип исәпләнгән, әмма иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган 80 составны җинаять хатасы дип таныды. Бу, мәсәлән, яла ягу, вандаллык, кредит өлкәсендә яки түләү карталары белән ялганчылык, уллыкка алу серләрен тарату, журналистларның һәм сайлау комиссияләренең эшенә каршылык күрсәтү, балигъ булмаганнарга исерткеч сату, авторлык хокукларын һәм торакның кагылгысызлыгын бозу. Проект авторлары фикере буенча, “зур булмаган авырлыкта” дип атар өчен бу җинаятьләр зур әһәмияткә ия түгел, шуңа күрә аларны хәзер “җинаять хаталары” дип йөртәчәкләр. “Җинаять хатасы зур булмаган авырлыктагы башка җинаятькә караганда җәмгыять өчен азрак хәвеф белән яный”, - диелә закон проектына аңлату язмасында.
Җинаять хатасы өчен бер ел вакыт бирелә, бу зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр белән чагыштырганда, ике тапкырга кимрәк.
Җинаять хатасы өчен кешегә штраф түләргә яки билгеле сәгать күләмендә эшләргә туры киләчәк, ләкин ул хөкем ителмәячәк. Бу әле төзәлергә мөмкин булган кешенең язмышын җимермәскә, Җинаять кодексын гуманлаштырырга һәм судларның эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.