Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 декабрь 2017, 11:59

Җинаять кылуда гаепләнә

Район прокуратурасы тарафыннан Табылды авылында яшәүче 52 яшьлек гражданин Н.ның үзенең өйдәшенең сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу факты буенча гаепләү хупланды.

Судта ачыклануынча, 28 августта, төш вакытында Н. һәм аның өйдәш хатыны арасында ирнең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы сәбәпле, бәхәс чыга. Талашу барышында ул газ плитәсендә торган кәстрүлдәге кайнар манный боткасын хатынга сибә. Ә аның тәне күп санлы пешүләр ала.

Гражданин Н. үзенең кылыгын таныды, үкенүен белдерде һәм өйдәш хатыныннан гафу үтенде.

БР Стәрлебаш районы буенча суд участогының мировой судьясы хөкем карары белән Н. РФ Җинаять кодексының 115 статьясы 2 бүлегенең “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип танылды һәм 100 сәгать мәҗбүри эшкә тарттырылды.
Вадим ЮЛДАШЕВ,район прокуроры ярдәмчесе.


Читайте нас: