Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 декабрь 2017, 11:41

Бәйрәмдә күңелсезлек тумасын дисәң

Яңа ел – барыбызның да яраткан бәйрәме. Барлык йолалары, традицияләре белән буыннан буынга тапшырылучы гаилә бәйрәме. Һәм, әлбәттә инде, Яңа елга әзерлек һәм аны бәйрәм итүнең мөһим атрибуты, бизәге - яшел урман сылуы – чыршы булып тора. Яңа елны аңардан башка күз алдына да китереп булмый.

Безнең районда Яңа ел чыршыларын әзерләү һәм сату белән БР “Стәрлетамак урман хуҗалыгы” дәүләт автоном учреждениесе шөгыльләнә. Быел, башка еллардагы кебек үк, чыршылар җитәрлек күләмдә әзерләнәчәк. Алар оешмаларга, предприятиеләргә, халыкка һәм теләге булган һәркемгә сатыла. Ике метрлы чыршының уртача бәясе – 200 сум (кирәкле мәгълүматны 8 (3473) 25-69-42 телефоны аша алырга мөмкин).

Чыршының бәясе бик кулай. Шунысы гаҗәп, аны сатып кына алмыйча, урманга барып үзаллы кисеп алучы кешеләр дә очрый. Аңлашылмый, тыныч кына барып үзеңә охшаган чыршыны сайлап алу мөмкинлеге булганда, ни өчен эләгерменме-юкмы, штрафка тарттырырлармы дип үзеңне хәвеф астына куярга. Исегезгә төшерәбез, рөхсәтсез киселгән чыршы өчен РФ КоАП 8.28 статьясы 1 бүлеге буенча административ штраф каралган, гражданнарга 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә - 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә – 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр. Моннан тыш, закон бозучы урманга китерелгән зыянны да каплатырга бурычлы. 2007 елның 8 маендагы "Урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыянның күләмен исәпләү турында" 273 санлы РФ Хөкүмәте карарына ярашлы, бер агачны рөхсәтсез кискән өчен закон бозучыга нарат агачы өчен – 3354 сум, чыршы өчен – 2433 сум түләргә туры киләчәк. Закон бозучы ике яки аннан да күбрәк чыршы кискән очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Бу очракта бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әлеге вакытта урман инспекторлары өчен кызу чор. Алар чыршыларны рөхсәтсез кисүдән саклау, Яңа ел чыршылары әзерләү урыннарын тикшерү буенча актив эш алып бара. Шулай ук хокук саклау органнары белән берлектә аларны әзерләү, йөртү һәм сату хокукына рейд тикшерүләре үткәрелә. Өстәвенә Стәрлетамак урманчылыгы тарафыннан 31 декабрьгә кадәр "Чыршы" операциясе үткәрелә, аның кысаларында ылыслы яшь агачларны саклау буенча көн саен дежурлык оештырыла.

Хөрмәтле район халкы, ылыслы яшь агачларны законсыз кисүне ачыклаган очракта, сезне бу турыда Стәрлетамак урманчылыгына 8 (3473) 25-41-69, 25-17-96 телефоннарына шалтыратып, хәбәр итүегезне сорыйбыз. Яшел байлыкны бергәләп саклыйк!

Яңа елны каршылауда уйланылмаган адымнар бәйрәм кәефен бозмас дип ышанасы килә, урман законнарын бозучылар акчаларын штраф түләүгә түгел, ә якын һәм яраткан кешеләренә бүләк алуга тотынсын иде.

Минегаян ФӘЙРҮЗОВ, Стәрлебаш участогы урманчылыгының участок урманчысы.
Читайте нас: