Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 Май 2021, 11:52

Эссе көннәр башлана!

Синоптиклар алдагы көннәргә яхшы фаразлар бирә.

Бүген, 7 майда, Башкортстан башкаласында кояшлы һәм аяз һава торышы булачак. Гидрометеорология үзәгенең дежур синоптиклары хәбәр итүенчә, һава температурасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый җылы температура фоны көндезге 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр торачак. Кичкә термометр баганалары 16 градуска кадәр төшәчәк. Уфада һәм республиканың башка районнарында яңгырлар көтелми.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Җиңү көнендә республика буенча җылы һава торышы көтелә.
Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, көндез һава температурасы +23...+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил талгын, секундына 1,1 метр тизлектә исәчәк. Явым-төшем көтелми, күк болытлы, аязучан.
Төнлә температура +8...+12 градуска кадәр төшәчәк.

Башкалада җылы көннәр алдагы атнада да сакланачак, дип белдерә синоптиклар. Киләсе атна башында республика территориясенә җылы һава массасы киләчәк. Ул температура фонын гадәттәгедән 2-4 градуска күтәрәчәк. Ягъни төнлә термометр баганасы +6, +11 градусны күрсәтсә, көндез +20, +25 градуска җитәчәк. Шулай да кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Фото: sueveriya.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: