Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2021, 14:40

Водитель таныклыгы алуда нинди үзгәрешләр бар?

Бүгеннән, 2021 елның 1 апреленнән, водитель таныклыгы алуга имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

Имтиханның өч этабы урынына икәү кала – теория имтиханы һәм шәһәрдә гамәли этап, автодромда йөрү башкача булмаячак.
Элек мәйданчыкта тикшерелгән күнекмәләрне хәзер булачак водительләргә чын юл хәлендә күрсәтергә туры киләчәк. Әмма шәһәр шартларында башкарып булмый торган элементлар өчен ябык мәйданчыклар һәм автодромнар каралган, алар, башлыча, торак секторыннан читтә урнашкан.
Имтиханда хаталар исемлеге үзгәрде, аларны штраф баллары буенча төркемнәргә бүлделәр. Аерым блокка җитди хаталар керә: мәсәлән, руль артында кәрәзле телефон аша сөйләшәсең яки хәвефсезлек каешын эләктермәгәнсең икән, имтихан шунда ук туктатыла.
Имтихан вакытында машинада автомәктәп һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкиле, шулай ук водитель таныклыгы алуга дәгъва итүче башка кандидатлар булырга мөмкин. Моннан тыш, яңа регламентта балигъ булмаганнарга машина хокукларын 16 яшьтән бирү мөмкинлеге язылган.
Мотоцикллар, мопедлар, квадроцикллар һәм трицикллар белән идарә итү хокукына практик имтихан гамәлдәге вариантта саклана – ул башка транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтеннән ябык мәйданчыкларда үткәрелә.

Фото: Пиксабай.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: