Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 март 2021, 14:58

Һава торышы үзгәрә...

Республикада җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе республика халкын көчле җил турында кисәтә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 31 мартта, республиканың төньягы буенча көньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе көтелә. Җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Ведомствода белдерүләренчә, каты давыллы җил булганда (секундына 13,9-17,1 метр) агачлар бөгелә, ботаклары сына, җилгә каршы бару авырлаша. Урамнар буйлап урнаштырылган реклама җайланмалары, транспарантлар, яктылык-диодлы паннолар урыннарыннан кубып, аварга мөмкин. Сынган агачларның, эре ботакларның юлларны һәм автомагистральләрне каплавы ихтимал.
Шуңа да көчле җил вакытында металл корылмалар, биек агачлар, баганалар янында булмаска тырышыгыз. Сак булыгыз!

Фото:Р.ЯГЪФӘРОВ.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: