Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2021, 10:57

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Башкортстанда алдагы өч көндә сизелерлек җылы булачак.Синоптиклар белдерүенчә, бүген, 26 мартта, явым-төшем көтелми.

Иртән урыны белән томан булды. Аерым җирләрдә бозлавык хасил булган иде. Җил юнәлешен үзгәртүчән, көндез көньяк-көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы +2,+7 градус.
Шимбә, 27 мартта, урыны белән карлы-яңгыр явачак, төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булыр.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исә.
Термометр баганалары төнлә -3,-8, аязытканда -13, көндез +2,+7 градус күрсәтер.
Якшәмбедә, ягъни, 28 март көнне, урыны белән карлы-яңгыр явып үтәр, төнлә һәм иртән аерым урыннарда бозлавык булыр.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, талгын. Температура төнлә -3,-8, аязытканда -13, көндез 0,+5 градус булыр дип көтелә.
Имин юллар, яхшы кәефләр, якты көннәр сезгә, дуслар!

Автор : Тухватуллина Алсу

Чыганак: Башинформ
Фото: Р.ЯГЪФӘРОВ
Читайте нас: