Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2021, 16:19

Легендар дивизия сугышчыларына һәйкәл

"Шәйморатовчылар - легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары" китабын хәрби тарихчы Михаил Бикмеев Башкавдивизиягә һәйкәл куюга тиңләде.

Анда дивизиянең 2700 сугышчысы турында мәгълүмат тупланган. Аны тәкъдир итү чарасы күпләрнең хәтерендә калды. Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган әлеге чарага шәйморатовчыларның балалары, оныклары, туруннары һәм "Шәйморатовчылар" проекты активистлары җыелды.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова сүзләренә караганда, бу - озын юлның башы гына әле.

"Бөтендөнья башкортлары корылтае 2019 елның 27 августында, генерал М. М. Шәйморатовның тууына 120 ел тулган көндә, "Шәйморатовчылар" дигән күләмле проектны башлап җибәрде. Ул безнең республикада, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән хуплау тапты. Без 300дән артык хат, фоторәсемнәр, документлар, хатирәләр алдык. Шулай ук республика музейлары, Башкортстан хәрби комиссариаты, Архив эшләре буенча идарә, Милли архив һәм башка учреждениеләр ярдәм итте. Әлеге масштаблы эш барышында 3800дән артык сугышчы турында мәгълүматлар җыелган иде. Проектта эш әле тәмамланмаган, ул дәвамлы булачак. Проектка ярдәм йөзеннән сайт булдырылды, www.112bkd.ru басманың электрон версиясе булып тора һәм киләчәктә дә тулыландырылачак", - дип хәбәр итте Эльвира Аеткулова.

Беренче данәләрне Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларының туганнары һәм якыннары алды. Чарага белешмә өчен материаллар җыюда актив катнашкан шәйморатовчыларның туганнары чакырылган иде. 12 активистка Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм китап бүләк ителде. Алар арасында Гөлнара Муллагулова да бар. Аның әтисе Сәлимҗан Муллагулов 1941 елда фронтка киткән, Берлинга барып җиткән, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

“Без әтинең хәрби батырлыклары турында аз белә идек. Ул сугышны искә алырга яратмады, әмма Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итүе белән бик горурланды. Тракторчы булып эшләде, ә үзе күбрәк ат яратты. Бу белешмәдә әтиемнең дә исеме бар, китап өчен рәхмәт сезгә! Бу - аның 10 баласына, шулай ук бабаларын күрмәгән оныкларына һәм туруннарына зур бүләк, - диде Гөлдар Муллагулова.

Бөтендөнья башкортлары корылтае легендар Башкорт кавдивизиясенең сугышчан юлына багышланган Коллекция альбомын да чыгарды.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: