Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2021, 16:16

Закон проекты тиз арада каралачак

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай иртәгә пленар утырышта «Сугыш чоры балалары турында» закон проектын караячак, диде республика парламенты Рәисе Константин Толкачев.

"Закон кыска вакыт эчендә кабул ителәчәк. Иң мөһиме - хөкүмәт белән аны гамәлгә ашыру механизмы өлешендә үзара аңлашу бар. Ул буш декларация булып калмаячак һәм, өлкән буын кешеләренә кирәкле социаль ярдәм күрсәтеп, озак еллар эшләячәк.

«Бердәм Русия»нең башлангычын башка партияләр дә хуплар дип өметләнәм. Ветераннарга, сугыш чоры балаларына ярдәм итү - ул партияләр арасында ярышу өчен җирлек түгел. Бу - безгә берләшергә һәм күптән өлгергән карарны бергәләп кабул итәргә кирәк булган мәсьәлә", - диде Константин Борисович.

«Бердәм Русия» партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров та закон проектын әзерләүнең актуальлеген билгеләп үтте.

"Закон проектын бик кирәкле һәм мөһим дип саныйм. Сугыш чоры балаларына, ә бу өлкән яшьтәге кешеләр, ярдәм итүне оештыру мәсьәләләре бүген аеруча актуаль, - диде ул. - Беренче чиратта, документ кабул ителгәннән соң, Бөек Ватан сугышы чорында зыян күргән гражданнарның әлеге категориясенә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары закон нормасы булачак. Алар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү, аларга чираттан тыш стационар социаль хезмәт күрсәтүне оештыруга юллама алу хокукын бирү тәкъдим ителә. Моннан тыш, әлеге закон чыгару башлангычы тарихи хәтерне саклау өчен мөһим әһәмияткә ия дип саныйм. Сугыш чоры балалары турында кайгырту - ул безнең рәхмәтле балалар буларак бурычыбыз".

Фото: башинформ


Резеда Галикәева https://kiziltan.ru/

Читайте нас: