Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2021, 09:47

Үлүчеләр саны һаман теркәлә...

21 март мәгълүматларына ярашлы, бер ел элек диярлек башланган пандемия чорында барлыгы 31 265 кешедә коронавирус ачыкланган.

Узган тәүлектә тагы 116 якташыбызга бу мәкерле диагноз куелган. Республика стационарларында бүгенге көндә 268 кеше дәвалана. Шул пациентларның 35е – авыр хәлдә.
ИВЛга 7 кеше тоташтырылган.
Чирне 4 833 кеше җиңелчә үткәрә, алар амбулатор рәвештә өйләрендә дәвалана.
Соңгы тәүлектә 114 кеше терелеп чыккан (барлыгы 25 831 кеше савыккан).
Кызганычка каршы, вирустан үлүчеләр дә юк түгел. Соңгы тәүлектә вирусның тагы 2 корбаны теркәлгән.
Барлыгы исә 333 кеше вирус аркасында мәңелеккә күзләрен йомган.
Дәваханәдән тыш пневмония очраклары бераз кимегән – соңгы тәүлектә бу чир 79 кешедә ачыкланган (терелеп чыгучылар саны – 83 кеше).

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Пиксабай
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: