Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 март 2021, 09:05

Көннәр җылына төшәчәк

Башкортстан һәм Идел буе федераль округында алдагы көннәрдә һава торышы турында.


Март башына хас булмаганча, 20 градуслы салкыннар Идел буе федераль округы территориясеннән көнчыгышка таба күчте. Түбән Новгородта һәм Казанда көннәр җылына төште инде, ә атна ахырына температура Самарада, Уфада һәм Ырынбурда нуль тирәсе булачак, дип хәбәр итте "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Александр Синенков.

Якын көннәрдә Түбән Новгородта көндез һава плюс 3 градуска кадәр җылыначак, төнлә нульгә төшә. Казанда, Пензада һәм Саранскида көндез термометр баганалары 1-2 градуска кадәр күтәрелсә, төнлә минус 5-7 градуска кадәр суыта. Синоптиклар фаразлаганча, Самара, Уфа һәм Ырынбурда язның җылы җилләрен озаграк көтәргә туры килә. Уфада пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбәдә температура нульгә якын булыр дип көтелә.

Башкортстанда атнаның икенче яртысында җепшек кар көтелә, ул вакытта урыны белән көндез 2 градуска кадәр җылытачак, ә әлегә республикада һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк. Башкортстан гидрометеорология идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Гөлназ Заһитова хәбәр иткәнчә, сишәмбе һәм чәршәмбе төбәктә явым-төшем көтелми, төнлә урыны белән минус 22, ә аерым, таулы районнарда 30 градуска кадәр салкын була.

Фото:https://mirpozitiva.ru/

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.ru/

Читайте нас: