Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2021, 09:59

Яз килергә ашыкмый әле

Уңай температуралы көннәр Башкортстанда мартның өченче декадасында гына билгеләнәчәк.

Метеоүзәк белдерүенчә, республиканың үзәк районнарында термометр беренче тапкыр уңай диапазонга 19 мартта керәчәк. Аннан соң киләсе өч көн тышта ноль тирәсе булачак һәм акрынлап, ләкин тотрыклы җылыну башланачак. 23 һәм 24 мартта Уфада +1 градус, 26 сы көнне инде +3 булачак. Ләкин төннәрен 3-5, урыны белән 6 - 11 градус салкыннар калачак.
Шул ук вакытта секундына 18 метрга кадәр көчле җилләр, карлы яңгыр формасында явым-төшем булуы фаразлана.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Фото:Пиксабай

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: