Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2021, 09:53

Ковидтан 315 гомер өзелгән...

Соңгы тәүлектә коронавирустан республикада тагын ике кеше үлде.

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда ике кеше COVID-19ның яңа корбаннары булды, дип хәбәр итәләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Коронавирус инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле төбәктә барлыгы 315 кеше үлгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, төбәктә 30,4 меңнән артык коронавирус очрагы расланган. Шулардан 127 авыручы соңгы тәүлек эчендә ачыкланган.
Бүген Башкортстанның стационарларында COVID-19 белән авыру 260 кеше бар. Аларның 21е — авыр хәлдә. Амбулаториядә 5 меңнән артык кеше дәвалана.
Пандемия башланганнан бирле 24,8 меңгә якын кеше савыккан, шуларның 118е - соңгы тәүлек эчендә.

Дәваханәдән тыш пневмониягә килгәндә, узган тәүлек эчендә төбәктә шундый 111 очрак ачыкланган. Шул ук вакыт эчендә 101 кеше савыгып чыккан.

Фото: Пиксабай

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: