Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 март 2021, 16:16

Пенсияләр 6000 сумга күбрәк түләнәчәк

Кемнәргә?

Русиянең Пенсия фондында пенсия яшендәге кайбер гражданнарның пенсияләре артачагын әйттеләр, аны мартта ук алырга мөмкин булачак.
ПФР вәкилләре хәбәр иткәнчә, мартта, февраль аенда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән пенсионерлар 6000 сумга күбрәк алачак. Әмма бу түләү барлык 80 яшьлек пенсионерларга да билгеләнми.
Исемлеккә беренче төркем инвалидлар һәм 2002 елдан 2009 елга кадәр хезмәт эшчәнлегенә сәләтне чикләүнең өченче дәрәҗәсен билгеләүчеләр эләкмәячәк. Бу категория гражданнар болай да өстәмә түләүләр ала.
Шулай ук социаль һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләр алучыларга яңа өстәмә түләү билгеләнми.
Фото: promdevelop.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: