Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2021, 17:00

Ил башлыгы гүзәл затларны котлады

Владимир Путин “Без бергә” Бөтенрусия үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында узган очрашуда катнашты.

Русия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Котлау сүзләрен ил башлыгы “Без бергә” Бөтенрусия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.

"Бүгенге аудиториябезгә мөрәҗәгать итеп, барлык кызларны, хатын-кызларны, безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә", — диде Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, ир-егетләр 8 Март бәйрәменә бик теләп кушыла.

"Бүген без шул хакта фикер алыштык инде, бу барлык ир-егетләргә үзләрен яхшы яктан күрсәтү мөмкинлеге бирә. Сезне тәбрикләп, изге теләкләремне җиткерәм", — диде дәүләт башлыгы һәм очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк итте.

Фото: regnum.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: