Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март 2021, 11:26

Бәйрәмдә буран котырырмы?

Синоптиклар алдагы ялларга фаразларын җиткерде.

Республика буенча бу атнада атмосфера фронтлары узуга бәйле, һава торышының тотрыксыз характеры күзәтелә. "Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, карлы-буранлы көннәр кыска вакытлы явым-төшемсез чорлар белән чиратлашачак.


"Республика халкын эш атнасы ахырында һава торышының начарлануы көтә. Башкортстан территориясендә 5 мартта тагын төньяк циклонның җылы фронты урнашачак. Һава торышы тагын начараячак – кар явачак, урыны белән җепшек кар ява, урыны белән буран чыга, җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Аерым районнарда бозлавык, юлларда кар сырынтылары хасыйл булачак”, — дип хәбәр итә синоптиклар.


Көндез һава температурасы 0,-5 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика буенча ял көннәре салкын булачак: термометр баганалары төнлә -14,-19 градус, аязытканда -24, көндез -7,-12 градус салкын. Начар һава шартлары 6 мартта республиканың көньягында саклана.


8 мартта, бәйрәм көнендә, көчле кар явуы һәм буран чыгуы көтелә.


Фото: Р.Ягафарова.

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: