Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 март 2021, 17:31

Яшен яшьнәп, күк күкрәде

Кичә башкалада мартка хас булмаган күренеш күзәтелде.


Кичә, 3 мартта, Уфада кар яуган вакытта күк күкрәп, яшен яшьнәде.
“Бу күренеш Уфа вакыты белән 20.30 сәгатьтә булды. Башта күп итеп кар яуды, аннары көчле җил чыкты. Соңыннан яшен яшьнәде һәм күк күкрәде. Җәйге яшен кебек үк чагу түгел иде”, — дип сөйли бу гаҗәеп күренешнең шаһитлары.


Кар яуганда яшен яшьнәү — сирәк очрый торган метеорологик күренеш. Синоптиклар бу аномалияне аңлатуынча, җылы һәм дымлы һава торышы торганнан соң, температура кинәт төшә һәм җәй көне генә була торган кебек болытлар барлыкка килә.


Халык сынамышлары буенча, март башында яшен яшьнәү — салкын яз билгесе. Иртә яшьнәгән яшенне җәй җылы килүгә дә юрыйлар.


Фото: 36.mchs.gov.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: