Президент порошоксыман алкоголь җитештергән өчен штраф салуны хуплады
Русиядә составында спирт булган порошоксыман алкоголь җитештергән өчен административ җаваплылык турында закон үз көченә керәчәк. Русия Президенты Владимир Путин кул куйган документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
Закон Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының “Спиртлы порошоксыман алкоголь җитештерү яки әйләнешкә кертү” маддәләрен тулыландырачак.