Мондый тәкъдим ЛДПР партиясеннән чыккан. Алар төзелеш һәм торак-коммуналь министрына рәсми хат юллаганнар.
Министрлыкка бу өлкәдә күп шикаятьләр ява. Югары тарифларга да, санитар-эпидимиологик шартларга да зарланалар. Хөкүмәтнең бу уңайдан карары да бар: әгәр күрсәтелгән хезмәтләр нормативка туры килмәсә, тарифларны яңадан санап була.
Чәршәмбе көнне хөкүмәт 2020 елның өченче кварталыннан торак-коммуналь хезмәтләренә хакларны арттыру турындагы карарны раслады. Төбәкләрнең күбесе тарифларны фаразланган инфляция кысаларында 0,6-1,5 процентка арттырып индексацияләячәк.