Көнүзәк
31 октябрь 2019, 06:37

Торак та, бассейннар да кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау һәм гражданнар белән үзара бәйләнеш турында сөйләде. Алданган дольщикларның хокукларын тергезү буенча чаралар графикка ярашлы гамәлгә ашырыла.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, күп кенә мәсьәләләр хокук саклау органнары һәм прокуратураның катнашуын таләп итә. Шуңа күрә “Төзелеш сәгате”ндә аларның катнашуы да мотлак.

Шулай ук, муниципалитетларда бассейнлы спорт комплекслары төзү мәсьәләсе тикшерелде.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов сүзләренә караганда мондый объектлар таләп ителүче 16 муниципалитеттан Дуван районында бассейнны боз мәйданчыгы белән берләштерү күзаллана. Бу зур объект республиканың төньяк-көнчыгышында спорт үзәгенә әвереләчәк.

Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов билгеләвенчә, республика бассейннар төзү өчен, төрле программаларда катнашып, федераль бюджеттан финанслауга өмет итә ала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас