Радий Хәбиров сүзләре буенча, ревизорлар 20ләп район мәктәбендә булган. Анда алар яраклылык срогы чыккан ризыклар, порцияләрдә ризыкның тиешле массада булмавы, азык-төлекне дөрес сакламау очракларын үз күзләре белән күргән.
- Проблемалар булырын белә идем, әлбәттә, - ди республика Башлыгы. – Ләкин шулкадәр түгел бит инде. Көн саен минем электрон почтама канәгатьсезлек белдергән ата-аналардан мәктәпләрдәге начар туклануга зарланулы аһ-зарлар килә. Ләкин бу теманы игълан иткәч, аны ахырына кадәр җиткерәчәкбез.
Балалар исәбенә баеп калырга өметләнгән түрәләр үз җәзасын алачак дигән ышанычта Радий Хәбиров.
- Чатнаган савыт-сабага килгәндә – акрынлап бөтен ашханәләрдә дә бер үк чынаяк-тәлинкәләр булачак. Ләкин порцияләрнең весы нормага туры килмәве? Балалар ризыгына үрелү – алласызлык! Кешеләр фани дөньяда җәзадан курыкмаса, күкләрдә аларга моны мәңге гафу итмәячәкләр.
Шулай итеп, бер атнадан соң БР Башлыгы хакимиятенең контроль идарәсе хезмәткәрләре республика районнарына янә рейдлар белән чыгачак.
- Район башлыкларына шәхсән һәркемгә һәр мәктәп ашханәсенә кереп, карап, мәктәп директорларын җыеп соңгы кисәтүләр ясарга киңәш итәм, – диде Радий Фәрит улы. - Тикшерүләрдән соң да балаларга ризыкны салып бетермәүләре ачыкланса, кадрлар үзгәреше булачак.