Көнүзәк
18 Октября 2019, 08:18

Тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштыр!

Җәйгесендә йөрергә ярамый.

Тәгәрмәчләрне кайчан алмаштырырга соң? Белгечләр бу эшне календарьга карап түгел, ә һава торышының ниндилегеннән чыгып башкарырга киңәш итә. Әгәр дә төнге һәм көндезге температура уртача +7дән артмый икән, җәйгене кышкыга алмаштырырга кирәк.


Билгеле булуынча, хәзер декабрьдән февраль тәмамланганчы кышкы тәгәрмәчтә генә йөрү турында закон да бар. Әлбәттә, иң мөһиме - хәвефсезлек.


Кышкы һәм җәйге тәгәрмәчләр резина структурасы буенча да, сырлары (протектор) һәм энәләре белән дә аерыла.


Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштырыгыз, исән-сау йөрегез!

Читайте нас