Көнүзәк
15 Октября 2019, 06:46

Республика Башлыгы мобиль "юл" кушымтасыннан канәгать түгел

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика юлларындагы чокырлар белән көрәштә ярдәм итәргә тиеш мобиль кушымта эшен тәнкыйтьләде. Бу турыда ул Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә белдерде. Кушымтаны "логик ахырына" китерергә кирәклеген әйтте ул.

"500 мең чокыр бетерелде, диләр, ә мобиль кушымтага кертелгәннәре әле булса тигезләнмәгән. Әйдәгез, барлык чокыр-чакырларны да санлаштырыйк... Мин санлаштырылганнары турында гына отчет алачакмын", - диде Радий Хәбиров.


Ул әлеге мәсьәлә буенча киңәшмә әзерләргә кушты.


"Юл эксперты" республикада яшәүче һәр кешегә билгеле бер чокырны ремонтлауга заявка калдыру мөмкинлеге бирә. Республика Башлыгы фикеренчә, программа эшләнеп бетмәгән.
Читайте нас