Көнүзәк
6 Сентября 2019, 12:28

Уфа-Казан юлларының баганалары чыршы

Уфа белән Казан арасында туры тимер юл бәйләнешен тергезәчәкләр, дип хәбәр итә “Реальное время”.

Маршрут 2019 елның 9 декабрендә йөри башлаячак, дип язылган Русия тимер юллар тезмәсендә. Казаннан Уфага – так, ә кире юнәлештә җөп көннәрдә барып җитәргә мөмкин. Юлга 21 сәгать тирәсе китә.

Казан-Самара, Мәскәү-Чиләбе, Уфа-Санкт-Петербург, Самара-Казан поездларының күчеп утырмый торган вагоннары йөртәчәк.

Әйткәндәй, 2017 елда Уфадан Казанга туры поездларны рентабельле түгел дип тапканнар иде.

"Өмет" гәзитеннән.

Фото: bashkiriabulgaria.wordpress.com


Читайте нас