Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 2 миллиард 400 миллион акча бүленәчәк. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, елына 10 мең тоннага кадәр гөмбә үстерәчәк. “Мастер Шамп” җәмгыяте вәкиле Айрат Гыйбадуллин: “Гөмбә үстерү комплекслары башлыча, илнең көнбатышында урнашкан. Безнең өчен Екатеринбург, Чиләбе һәм Омск шәһәрләрендә гөмбә базары ачылачак”, - дип белдерде.