Көнүзәк
15 Июля 2019, 06:31

Юл һәлакәтендә алты кешенең гомере өзелгән

Пассажир автобусы Яр Чаллыга юл тоткан булган.

Кичә кич Уфа - Инҗәр - Белорет юлында коточкыч авария булды.


Пассажир автобусы юл читенә төшеп китеп, алты кешенең гомере өзелде, тагын ун пассажирны дәваханәгә озатканнар.


Билгеле булуынча, 39 пассажиры һәм водителе булган автобус Мәндәгол — Яр Чаллы маршруты буенча юлланган булган.


Юл-транспорт фаҗигасе буенча җинаять эше кузгатылган, әлеге вакытта тикшерү бара.

Зульфия Фатхтдинова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас