Көнүзәк
28 июнь 2019, 19:34

"Ватан"да "Самрау-шоу" гөрли

Уфаның "Ватан" этнопаркында "Самрау-шоу" фестивале үтә.

Чара Яшьләр көненә һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаена багышланган. Фестиваль республиканың Мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае ярдәмендә үтә.


Концертта балаларның "Байык-2019" телевизион конкурсы лауреатлары, Русия төбәкләреннән килгән бию коллективлары, шулай ук, "Аргымак" һәм башка төркемнәр, билгеле җырчылар катнаша.


Концертның махсус кунагы - Элвин Грей.

Фестиваль ахырында тамашачыларны салют көтә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас