Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2019, 13:56

“Берегез дә әзер түгел!”

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров юллардагы чокырларны ремонтлауга бәйле җитди бурычлар куйды. 7 мартта лицензиясе алынган “Роскомснаббанк”ның физик берәмлекләргә — 18 миллиард сум, шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләргә 4 миллиард сум бурычы бар. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстанның Милли банкы рәисе Марат Кашапов хәбәр итте. Ул белдерүенчә, банк вкладларны страховкалау системасында катнашучы булып тора һәм закон буенча һәр кешенең 1,4 миллион сумга кадәр акчасы кайтарып биреләчәк.

Вкладларны страховкалау агентлыгы 14 мартка кадәр банк-агентларны билгеләячәк. Түләүләр 21 мартка кадәр башланырга тиеш.

Киңәшмәдә һәр елны язның көнүзәк темасы булган ташкын проблемасы да күтәрелде. Фаразлар буенча, республикада ташкын күләме уртача күпьеллык күрсәт­кечләрдән 10-15 процентка түбәнрәк булачак. Уфада, Стәр­летамакта һәм Бөредә су басу көтелми. Ләкин дала елгалары куркыныч тудыра. Әйтик, Сибай тирәсендә кар катламындагы су запасы нормадан 76 процентка артыграк. Гомумән, Урал аръягы башкаласы республикада бу күрсәткеч буенча алда бара.

Башкортстанның Гидроме­тео­рология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсе җитәкчесе Вилора Горохольская белдерүенчә, елгаларда боз калынлыгы нормадан 5-30 сантиметрга юкарак. Мартта уртача температура башка еллардагыдан 2-3 градуска югарырак булачак. Русия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов сүзләренчә, республикада сигез елгада автоматлаштырылган 14 гидропост куелачак, алар су басу ихтималлыгы турында алдан кисәтеп торачак.

Агыйдел һәм Караидел елгалары буенча соңгы фараз 25 мартта яңгыратылачак. Урал елгасы бассейны ике-өч көнгә алданрак, 6-11 апрельдә ачылыр, дип көтелә.

Радий Хәбиров бу мәсьәләне урыннарда Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр утырышларын­да җентекле тикшерергә кушты. Әйткәндәй, республикада 491 гидротехник корылма исәпләнә.

Чарада, шулай ук, “Туган урамым” республика программасының әзерлеге турында сөйләшү булды. Радий Хәбиров үткән киңәшмәдә һәр авылда һич югы бер асфальтланган урам булдыру таләбен куйган иде. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәм­мәтҗанов белдерүенчә, гомумән алганда, 3534 чакрым юл асфальтланырга тиеш. Моның өчен 53 миллиард сум акча таләп ителәчәк.

Юллардагы чокырларны ремонт­лау мәсьәләсе киңәшмәдә иң күп сорау тудырган тема булды. Моңа әзерлек барышы турында Тимур Мөхәммәтҗанов бәян итте. Юлчылар бу эшне 15 февральдә “салкын” асфальт-бетон кулланып башлаган. “Кайнар” асфальтлы ремонт 15 апрельдә старт алачак. Әлеге эшләрне 15 июньгә кадәр башкару планлаштырыла.

Тимур Мөхәммәтҗанов 1 июньдә республикада, юл хезмәтләренең эшен җиңеләйтү максатында, чокырларны ремонтлауның интерактив картасын эшләү төгәлләнәчәк, дип ассызыклады. Башкортстанда яшәүчеләр анда канәгатьләндерерлек булмаган юл участокларын билгеләргә, аларның фотосын һәм видеосын беркетергә тиеш. Заявка тиешле юл оешмасына җибәреләчәк. Аны эшкәртүгә һәм тикшерүгә — бер тәүлек, чокырны ремонтлауга — өч, ә хәвеф тудырган чокырны ремонтлауга бер тәүлек вакыт биреләчәк. Ремонт үткәрелгәннән соң заявка бирүчегә фотоотчет җибәрелә.

Радий Хәбиров мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрү вакыты белән килешмәде. Тимур Мөхәммәтҗанов әлеге интерактив карта 1 июньгә эшкә кушылачак, дип белдерү белән ул аны тәнкыйть утына тотты:

— Яз җитү белән кышын карны чистартмауга зарланучыларның каһәрле сүзләре юлларга күчәчәк. Бу аңлашыла да. Безнең төбәктә һава шартлары катлаулы, юллар чыдамый, чокырлар барлыкка килә, кешеләр имгәнә, машиналар ватыла. Нәкъ шуның өчен мин сездән әлеге картаны көзен гамәлгә кертүне сораган идем. Бу вакыт эчендә инде яңа айфон уйлап табарга мөмкин булыр иде, ә сез миңа мобиль кушымта июньдә генә әзер булачак, дип белдерәсез. Мин бу вакытны кабул итә алмыйм. Кушымта 1 апрельгә әзер булырга тиеш, югыйсә, башка чаралар күрәчәкмен. Кыскасы, сезнең 19 көн вакытыгыз калды, — диде ул.

Республика җитәкчесе Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре җитәкчеләренең юлдагы чокырларга каршы ничек көрәшергә ниятләүләре турында чыгышларын 18 мартта ук тыңлаячагын белдерде. Әлегә ни юл хуҗалыгы идарәсе, ни торак-коммуналь хуҗалыклар, ни муниципалитетлар җитәкчеләре бу эшкә әзер түгел, диде ул.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: