Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 февраль 2019, 12:58

100 еллык юбилей уңаеннан музейларда акция үтәчәк

Милли музей Башкортстан оешуга 100 ел тулуга багышланган “Республиканың барлыкка килүе: йөзләрдә тарих” акциясен үткәрү турында игълан итә.

Акция дәүләт һәм муниципаль музейларда агымдагы елның март һәм октябрь айларында узачак. Музей чараларын уздыру өчен төп даталар: 23 март – Совет Русиясе составында Башкорт автономиясе оешуга 100 ел һәм 11 октябрь -- Башкортстан Республикасы көне.
Юбилей чаралары бу даталар белән генә чикләнми.
“Юбилей елында музейлар Башкортстан тарихының төзелгәннән алып безнең вакытка кадәр шәхесләрне тәкъдим итә, республика халкын һәм кунакларын Башкорт автономиясенең чишмә башында торган, хәрби батырлык кылган һәм 1919 елдан 2019 елга кадәр төбәкнең иҗтимагый, мәдәни һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштырачак”, – ди оештыручылар.
Музейлар яңа тематик күргәзмәләр оештырачак, ә күргәзмәләр эше кысаларында тематик чаралар узачак. Тематик күргәзмәләр агымдагы елның мартыннан октябрь аена кадәр эшләячәк.
Республика акциясе балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, гражданнарны Башкортстан һәм туган як тарихына, мәдәниятенә музей чаралары аша җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: