Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2019, 13:08

Электрон төрдә тапшырылачак

1 февральдән җир һәм милекне теркәү яңа төргә күчә. Бу турыда “Росреестр”ның республика буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләде.

— Бүгеннән дәүләт теркәве буенча законга үзгәрешләр керә. Аңа ярашлы, нотариуслар күчемсез милеккә кагылышлы документларны электрон төрдә тапшырырга тиеш булачак. Бу җәһәттән милеккә кагылышлы килешү-ләрне, мәсәлән, сатып алу, бүләк итү, мирас итеп күчерү турындагыларны, “Росреестр”га нотариуслар үзләре тапшырырга тиеш. Әгәр дә алар ниндидер техник сәбәпләр белән документларны бу төрдә тапшыра алмый икән, моны күпфункцияле үзәкләрдә гамәлгә ашырып булачак. Әлеге эш документ тапшырган көнне үк башкарылырга тиеш, ә “Росреестр” икенче көнне күчемсез милеккә кагылышлы үзгәрешләрне рәсмиләштерергә бурычлы, — диде Петр Вячеславович.
Бүгенге көнгә барлык нотариусларга да документларны электрон төрдә тапшыру өчен техник җиһазлар тапшырылган.
Гражданнар күчемсез милекне рәсмиләштерүдә аңла-шылмаган мәсьәләләр буенча “Росреестр”га 224-36-00 телефоны аша шалтырата ала.
Гөлия Гәрәева.

"Кызыл таң" гәзитеннән.



Читайте нас: