Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2019, 16:46

Хезмәт өлкәсенең киләчәге нинди?

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Халыкара хезмәт оешмасының “Хезмәт өлкәсенең киләчәге” дип аталган халыкара форумы үтә.

Бүгенге чарада республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Халыкара хезмәт оешмасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре бюросы директоры Ольга Кулаева, Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова, Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, Русия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев һәм башкалар катнашты.
Форумның пленар өлешен “Русия” телеканалы директорының махсус мәгълүмати проектлар буенча урынбасары Сергей Брилев алып барды.
Радий Хәбиров чыгышында, хезмәт базары бүген яңа компетенцияләр таләп итә, хезмәткәрләрнең һөнәри белеме тиз искерә, шул сәбәпле мәгариф системасының һәм кешеләрнең үзләренең бу үзгәрешләр артыннан өлгерүе мөһим, дип белдерде.
— Бүген хезмәткәрләр сәламәтлегенә зур игътибар бирергә кирәк. Нәкъ сәламәт һәм бәхетле кеше генә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен потенциал була ала, — диде ул.
Республика әлеге вакытта "Мәҗбүри медицина страховкалавы турында" Законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыккан.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Башинформ


Читайте нас: