Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар 2019, 16:10

Радий Хәбиров хәвефле карьерны 20 мартка су астында калдырырга кушты

Республика җитәкчесе куйган мәсьәләләрне хәл итү буенча чираттагы киңәшмәдә бу хакта җитди сөйләшү булды.

"Учалы тау-баектыру комбинаты"ның Сибай филиалы директоры Җәүдәт Биккинов әйтүенчә, эшләр 1 февральдә башланчак.
- Моның өчен 140 мең кубометр җирне су белән тутырырга кирәк. Көн саен аны 10 мең кублап кына бирергә мөмкин булуын исәпкә алганда, моның өчен 1,5-2 ай вакыт кирәк булачак, - диде ул.
- Килеп туган хәл күпкә катлаулырак булып чыкты, - ди республика җитәкчесе Радий Хәбиров. - 1 февральгә, әлбәттә, без эшләрне төгәлли алмыйбыз. Әмма 20 мартка шахта су астында булырга тиеш. Соңыннан берничә этапта карьер белән нишләргә икәнен хәл итәргә кирәк.
Әлеге вакытта Сибай карьерына тәүлегенә 15 мең кубометр ләм агызалар, 56 мең куб селте суы өстәлә.
23 берәмлек техника эшли. Ике винтиляция корылмасы куелган. Видеокамералар аша онлайн рәвештә биредәге эшләрне карап барырга була. Газлар бүленеп чыгу акрынлап кими. Һава сафлыгын 4 лаборатория тикшерә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: