Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2019, 12:00

“Балалар имгәнергә тиеш түгел!”

Подъездларны һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлауда җитди таләпләр куелды. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Билгеле булуынча, 1 ноябрьгә кадәр республикада 4 мең подъезд ремонтланырга тиеш. Уфада гына да барлыгы — 1600, Стәрлетамакта 398 подъезд ремонт көтә. Мотлак эшләр исәбенә баскычларны, яктырткычларны ремонтлау, диварларны һәм түшәмнәрне буяу, почта тартмаларын алыштыру һәм башкалар керә.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов белдерүенчә, 20 февральгә кадәр идарәче компанияләр милекчеләр җыелышлары үткәрергә тиеш. Соңгылары капиталь ремонт кысаларында нинди эшләр башкарырга кирәклеген билгеләячәк. Апрель уртасына кадәр капиталь ремонт буенча төбәк операторы конкурс процедурасы үткәрергә тиеш. Бу вакытта республикада “Управдом” форумы үткәреләчәк. Анда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, шул исәптән подъездлар ремонтлау программасы, буенча проблемалар турында фикер алышу булачак.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, эшкә бәя биргәндә подъездлар ремонтланган йортларда яшәүчеләрнең фикере исәпкә алыначак, алар эшләрне кабул итмәсә, хөкүмәт акча түләмәячәк. Бу максатларга 3 миллиард сум юнәлтелә. Ягъни былтыргыдан өч тапкыр артык. Финанслау арту быел республикада Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча “Башкортстан ихаталары” программасын эшкә кушу белән бәйле. Һәр муниципалитетта халыктан җыелган акча гомум күләмнең 1 процентын тәшкил итәчәк.
“Шәһәр мохите” һәм “Башкортстан ихаталары” программалары кысаларында 142 җәмәгать территориясе һәм 480 ихата төзекләндерелергә тиеш.
Радий Хәбиров республикада балалар мәйданчыкларын ремонтлауга нинди таләпләр куелуын тагын бер кабат искә төшерде.
— Без йомшак резина түшәмәсез бер генә ихата мәйданчыгын да кабул итмәячәкбез. Тормыш моның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтә. Балалар имгәнергә тиеш түгел. Бездә йомшак түшәмә җитештерүче заводлар юк. Мәскәүдән ташымас өчен бу хакта бүген үк уйларга кирәк. Югыйсә, кыйммәткә төшәчәк. Ремонтка әзерлек вакытын сузган башлыклар турында да мәгълүмат көтәм, — дип мөрәҗәгать итте ул әлеге эш өчен җаваплы җитәкчеләргә.
Чарада Радий Хәбиров “Салют” шифаханәсе проблемасы белән дә кызыксынды. 2017 ел ахырында ул, дәүләт унитар предприятие булудан туктап, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртелде һәм коммерция оешмасы буларак хезмәт күрсәтә башлады. Былтыр инде учреждение дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыруда бөтенләй катнашмаган. Бердәнбер чыганагы инвалид балалар өчен путевка сатудан кергән акча була. Әмма, матди-техник базасы искерү сәбәпле, ата-аналар ягыннан ризасызлык белдерү һәм путевкалардан баш тарту очраклары арткан һәм, нәтиҗәдә, былтыр путевкаларны алучы бөтенләй булмаган. Әле учреждениенең 50 миллион сум кредитор бурычы бар. Ул банкротлык алдында. Моны булдырмас өчен бурычларын капларга һәм предприятиене гамәлдән чыгарырга кирәк.
Аның нигезендә инвалид балалар өчен заманча тернәкләндерү үзәге пәйда булачак.
Киңәшмәдә, шулай ук, финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамованың республика бюджеты үтәлеше турында чыгышы тыңланды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: