Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2019, 16:13

"WhatsApp" үзгәрешләр кертте

"WhatsApp" мессенджеры күпләп хәбәр таратуны тыйды. Бу чикләү ялган хәбәрләр таратуны бетерү өчен эшләнә. Хәзер бер үк хәбәрне биш тапкыр гына җибәрергә була. Бу турыда "Би-Би-Си" агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Яңа чикләү буенча бер үк хәбәрне 1,2 мең чамасы кешегә генә тапшырып булачак. Чөнки мессенджерда төркем чатында 256 кеше теркәү мөмкин.
Моңа кадәр бер хәбәрне егерме тапкыр җибәреп була иде. Шулай итеп бер хәбәрне 5 меңнән артык кеше уку мөмкинлеге бар иде.
Бу чикләү "WhatsApp" мессенджеры аша бөтен дөнья буйлап тарала торган хәбәрләр санын киметергә мөмкин, дип яза «Санак вә элемтә».


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: «Санак вә элемтә» сайтыннан.
Читайте нас: