Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2019, 12:10

Үзәктә – мәгълүмати иминлек

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәгълүмат өлкәсендә гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Жаров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Радий Хәбиров мәгълүмати киңлекне заманча көйләү мәсьәләләрен һәм берлектәге эш юнәлешләрен билгеләде.
Александр Жаров Башкортстанда тыелган мәгълүмат тараткан Интернет ресурсларны ачыклау буенча актив эш алып барылуын ассызыклады. Ул мондый мәгълүматны юкка чыгару буенча эшчәнлек йөзләрчә гомерне, шул исәптән балалар гомерен дә, сакларга ярдәм итә, диде.
Киңәшмәдә катнашучылар ялган мәгълүмат таратуга каршы чаралар турында фикер алышты.
— Ялган мәгълүмат аның дөресе җитешмәгән җирдә пәйда була, — диде Александр Жаров. — Дәүләт власте органнарыннан, рәсми киңкүләм мәгълүмат чараларыннан вакыйгалар турында хәбәрләр даими килеп торса, бу — уңыш нигезе.
Мәгълүмати даирәдә гражданнарның иминлеген тәэмин итүнең бер юлы – шәхси мәгълүматларны яклау. Бүген Башкортстанда шәхси мәгълүматлар белән эшләүче 12,5 мең оператор исәпләнә. Ләкин кешеләр, еш кына социаль челтәрләрдә уйламыйча мәгълүматлар урнаштырып, үзләрен куркыныч астына куя. Бу җәһәттән кешеләрне Интернетта үз-үзен тотарга өйрәтү буенча эш алып бару мөһим.
1-2 февральдә Уфада I Мәгариф форумы үтәчәк, анда балаларны Интернетта агрессив мохиттән саклау темасы күтәреләчәк. Шулай ук, быелгы уку елында республика мәктәпләре педагогларының 20 проценты балаларның Интернеттагы хәвефсезлек программасы буенча квалификация күтәрү курслары үтәргә тиеш.

"Кызыл таң" гәзите.
Читайте нас: