Кытайлылар инде, әлбәттә! Бу халыкның эшчәнлегенә хәйран калырлык. Бер төн эчендә зур эш башкарганнар - тимер юлын төзәткәннәр. Сиань шәһәрендәге тимер юлы вокзалында барлык рельсларны да яңага алыштырып чыкканнар.
Моны башкару өчен меңнән артык кеше, 20 берәмлек төзелеш техникасы һәм 6 сәгать вакыт кирәк булган. Ә иң мөһиме - эшкә сәләтлелек.
Кытай эшчеләре узган ел 9 сәгать эчендә тимер юл салып, өч юлны бергә тоташтырып, анда юл билгеләре, сфетофорлар урнаштырып, рекорд куйганнар иде инде.