Ул Башкортстан сода компаниясенә алар сораган Торатауны түгел, Куштауны бирергә карар итүе турында хәбәр иткән идек инде.
"Бу катлаулы карар булды, - ди ул. - Әлеге конфликтның күп кенә нечкәлекләрен белә һәм аны мөмкин кадәр тизрәк чишәргә кирәклеген аңлый идем. Республикада иң зур биш предприятиенең берсе, анда бик күп санда кешеләр эшли һәм ул бүген чимал белән авырлыклар кичерә башлый. Икенче проблема: комбинат берничә табигать объектына дәгъва итә. Йөрәктау белән Торатауны бирергә беркайчан да бармас идем".
Республика җитәкчесе хәлне сәясәткә бәйләүгә каршы булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, Торатау башкортлар гына түгел, республикада яшәүче барлык халыклар өчен дә аерым әһәмияткә ия.
Радий Хабиров проблеманы озак өйрәнүе, комбинат җитәкчелеге, экологлар, җәмәгатьчеләр, экспертлар белән күп сөйләшүе һәм карар кабул итүе турында сөйләде.
"Куштау да шихан, әмма андыйлар республикада 80ләп, ул инде файдаланыла һәм аның саклау статусы юк. Андагы һәйкәлләрне башка урынга күчерергә ниятлибез, - диде төбәк башлыгы. - Торатау белән Йөрәктауга аларны кагылгысыз итәрлек статуслар алырга телибез. Геопарклар булдырачакбыз, аларны Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объектлары итеп тануга ирешәчәкбез".
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.