Бу көнне әлеге эшне графикка ярашлы, ГАЗ-3309 автомашинасында җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте хезмәткәрләре (Первомайский авылы, Х.Фәхриев урамы, “Солнечный” микрорайоны) һәм КамАЗда “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре башкара иде.
Безнең тукталышның беренче пункты Первомайский авылының Бакча урамы булды. Иртәнге сәгать унга халык өйләре алдына чүп төялгән капчыклар һәм пакетлар тезеп куйганнар иде. Аларның кайберләре, чүп төяү барышында үзләренең дә булуын кирәкле санап, “Жилищник” җәмгыяте машинасы янына чыктылар. Бу көнне эш барышын контрольдә тотучы предприятие җитәкчесе Рәсим Гыйниятуллин фикеренчә, бу хуҗаларга чүп тутырган капчыкларын бушатып кире бирергә кирәк булган очракта гына зарур. Чөнки аерым гражданнарның, аеруча пенсионерларның һәм аз тәэмин ителгәннәрнең һәрвакыт яңаларын сатып алу мөмкинлеге юк. Монда сүз бер тапкыр кулланылучы капчыклар турында түгел, ә ныклы, (шикәрдән яки оннан бушаган) капчыклар турында бара.
Машина чүп куелган һәрбер өй янында туктый һәм ике коммуналчы капчыкларны машинага төйи.
Аннары без Стәрлебашка юнәлдек. Монда шундый ук эш белән “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шөгыльләнә иде. Без аларны Фрунзе урамында очраттык. Вакыт 10.53 сәгать иде, ә КамАЗ арбасы инде тулган диярлек. Анда чүп кенә түгел, берничә чыршы да бар. Килеп туктаган предприятие җитәкчесе урынбасары Филүс Фәйзуллин әйтүенчә, кичәге көн дәвамында район үзәгеннән өч машина чүп җыелган. Эш өзеклекләрсез бара. КамАЗдан тыш, урам тар булганлыктан, ул керә алмаган урыннарда чүпне “Беларусь”та җыялар. Әлеге вакытта тендрда җиңгән, җыелган чүпне сортларга аеру полигонына ташыячак җаваплылыгы чикләнгән “Спецавтотранспорт” җәмгыяте компаниясе (Стәрлетамак шәһәре) белән килешү төзелгән.
Күргәннәребездән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Реформа старт алды, эш башланды. Районда чүп җыярга тиешлеләр эшли һәм, әйтергә кирәк, начар түгел. Сүз әлегә район үзәге һәм Первомайский авылы турында бара. Аларда чүп җыю графигы район гәзитендә, Стәрлебаш авыл биләмәсе сайтында, социаль челтәрләр битләрендә бирелде. Башка авылларга да ул җиткереләчәк. Бик күп бәхәсләр сәбәпчесе булган, капчыкларны өзгәләп, чүпне тирә-якка тарату ихтималы булган эт һәм мәчеләрне күрмәдек. Барлык капчыклар һәм пакетлар әйбәт итеп бәйләнеп куелган иде.
Халык белән әңгәмәләшкәндә аерым кешеләр чүп түккән өчен бәяләр буенча ризасызлык белдерде. “Ә бер кешегә күпме түләячәгегезне беләсезме соң?” дигән сорауга юк, дип җавап бирделәр. Ягъни, белүен белмиләр, ә ризасызлыкларын белдерәләр. Тирә-ягыбыз чиста булсын, табигатебез чүпләнмәсен, чүп җыю, барлык алга киткән илләрдәге кебек үк (үзебез бит аларны бик еш үрнәк итеп куярга яратабыз) аерым булсын һәм эшкәртелсен өчен 35-70 сум тариф бик үк зур түгел бит. “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәткән өчен” дигән яңа җөмлә газ, су һәм электр энергиясе өчен түләүләр белән февраль квитанцияләрендә барлыкка киләчәк.
Әйе, чүп түккән өчен күпләр түләргә күнекмәгән, ләкин закон кабул ителгән һәм аны үтәргә туры киләчәк. Вәгъдә ителгәнчә, аерым категория гражданнар өчен аны түләүдә ташламалар бар. Әгәр кеше теркәлгән булып та, әлеге адрес буенча яшәмәсә, бу турыда авыл Советыннан белешмә алу зарур һәм аның өчен түләргә туры килмәячәк.
Әлбәттә, һәр яңалыкны керткәндәге кебек үк, сораулар бар. Алар хәтта күп. Ләкин алар хәл ителер. Бергәләп, хәбәрдар булып эшләгәндә. Район хакимияте һәм муниципалитетлар, коммуналчылар, төбәк операторы, актив гражданнар эшләгәндә. Зур, һәрберебезгә кагылган эш башланды. Шулай ук ул безнең балаларыбызга, оныкларыбызга кагыла. Моның хакына тирә-якта тәртип урнаштырырга буладыр дип уйлыйм.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.