Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 17:16

Республика балалар дәваханәсендә янгын...

Ул реконструкциягә ябылган блокта чыккан.

Бүген Уфаның Кувыкин урамында урнашкан Республика балалар клиник дәваханәсендә янгын чыккан.
Бу турыда хәбәр тиешле хезмәтләргә 12 сәгать 30 минутта килеп ирешкән. Янгын реконструкция барган, ремонтка ябылган блокта чыккан.
Анда тиз арада 15 янгын сүндерү машинасы һәм 40 хезмәткәр килгән. Янгын тиз арада сүндерелгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: