Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 15:53

Чүп-чарны дүрт оешмага ышанып тапшырдык

Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын үзгәртү буенча әзерлек эшләре 2015 елда башланган иде.

Аның барышында республикада калдыклар белән эш итүнең территория схемасы, каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативы, аларны җыю күләме, төбәк операторларының эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре эшләнде.
Республика территориясе төбәк операторларының дүрт зонасына бүленгән. Аларны сайлап алу буенча конкурс үткәрелгән. Һәм “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” муниципаль унитар предприятиесе, чикләнгән җаваплылыктагы “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте, “Эко-Сити” төбәк операторы, чикләнгән җаваплылыктагы “Экология-Т” җәмгыяте белән ун елга килешү төзелгән.
1 гыйнвардан төбәк операторлары чүп-чар җыю буенча хезмәт күрсәтә башлады.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: recycling-m.ru.
Читайте нас: