Моннан тыш, Яңа ел һәм Раштуа каникулларында җәмәгатьчелек һәм янгын хәвефсезлеген, шулай ук халыкны һәм территорияләрне террорчылардан саклауны оештыру, шул исәптән социаль учреждениеләрдә, күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләрдә кисәтү чаралары үткәрү буенча күрелгән чаралар анализланды.
Радий Хәбиров якшәмбе көнне Учалы районында булган хәл уңаеннан тирән борчылу белдерде һәм күпчелек җинаятьләрнең алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң кылынуын һәм бу юнәлештә эчкечелеккә каршы көрәштә комплекслы программа булырга тиешлеген ассызыклады.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Яңа ел каникуллары чорында булган янгыннар турында бәян итте. Шушы чорда 223 янгында 16 кеше һәлак булган. Әгәр дә һәр йортта янгын турында искәртә торган махсус җайланма куелган булса, күп гомерләрне коткарып калып булыр иде, дигән фикердә ул. 1 гыйнвардан әлеге аппаратлар бала туган гаиләләргә түләүсез бирелә, шулай ук, күпбалалы, аз керемле гаиләләр дә аны бушлай ала. 300 сум тирәсе торган җайланма барлык йортларда да булырга тиеш, дигән бурыч куйды Радий Хәбиров. Ул, шулай ук, крещение көннәрендә халыкның суга чумып чыгу урыннарын төзекләндерү зарурлыгын билгеләде.
1 гыйнвардан республика санлы телевидениегә күчте. Ләкин бу мәсьәләдә аңлашылмаган нәрсәләр күп әле. Бу хакта Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белдерде. Бүген республикада санлы телевидение тулысынча яисә өлешләтә колачлый алмаган 1166 торак пункт исәпләнә, аларда 160 мең кеше яши. Күпчелеге Бөрҗән, Баймак, Белорет, Зилаер һәм Зианчура районнарында урнашкан. Кайбер төбәкләргә сигнал килеп җитми яисә иске модельле телевизор аны тота алмаска мөмкин. Һәр очракта да хәлдән чыгу җае бар. Моның өчен махсус антенна яисә приставка, яки юлдаш корылмасы комплекты сатып алырга туры киләчәк. Борис Николаевич белдерүенчә, бу очракта аз тәэмин ителгән гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган. Шушы максатларга резерв фондыннан 275 миллион сум акча бүленәчәк. Әлегә республикада санлысы белән беррәттән аналог телевидение дә эшләп килә. Ләкин 3 июньдә соңгысы туктатылачак.
— Бу — бик кирәкле реформа, һәм монда утырган югары белемле кешеләр аны аңлый. Ләкин Белореттагы әбекәйгә бу яңалыкның асылын һәм максатын аңлатырга кирәк булачак, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Агентлык җитәкчесе бу эшкә волотерларны җәлеп итәчәкләрен һәм һәркем үзен кызыксындырган сорауга РТРС сайтында җавап таба алуын белдерде.
Әлеге вакытта Белорет районында 55 торак пункт антенна йогынтысы зонасыннан читтә кала. Бөрҗән районында халыкның өчтән бер өлеше телевизорсыз калырга мөмкин. Дәүләт ярдәме белән әлеге проблема хәл ителергә тиеш.
Радий Хәбиров апрельнең икенче яртысында бу темага әйләнеп кайтачагын белдерде һәм әлеге проблеманың Борис Мелкоедовның шәхси җаваплылыгында булачагын искәртте.
Киңәшмәдә республика җитәкчесе чүп-чар чыгарган өчен бәяне киметүне таләп итүе турында искә төшерде. Аның фикеренчә, шәһәр халкы өчен ул — 70, элек чүп-чар чыгару оештырылмаган авылларда яшәүчеләр өчен 35 сумнан артмаска тиеш.
— Социаль-икътисади хәлдән, безнең халыкның хәленнән чыгып, мин 70 һәм 35 саннарын атаган идем. Мине ишетегез, башка саннарны кабул итмәячәкмен, — дип ассызыклады ул.
Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев бу күрсәтмәнең үтәләчәген белдерде.
Яңа коммуналь хезмәт өчен түләү квитанцияләрендә 25 гыйнвардан соң махсус графа барлыкка килергә тиеш. Ләкин бүген үк яңа графаны куеп китерүчеләр дә бар икән. Бу законга каршы килә, дип белдерде республика җитәкчесе һәм икеләтә түләү булмасын өчен әлеге хәлне аерым контрольгә алырга кушты.
Моннан тыш, торак пунктларны контейнер мәйданчыклары белән тәэмин итү бурычы тора. Республика аларны төзекләндерү өчен чыгымнарны компенсацияләргә әзер.
25 гыйнвардан шушы мәсьәлә буенча авыл биләмәләре башлыклары белән төбәк киңәшмәләре үткәрелә башлаячак. Аларның һәрберсендә Радий Хәбиров шәхсән катнашачак.